«Хәтер символы»: мастер-класс (6+)
27
Апрель 2022
Чәршәмбе
27 апрель көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе Җиңү көне бәйрәме якынлашканда «Хәтер символы» дигән мастер-класс үткәрде. Балалар бик теләп һәм үзенә бер дулкынлану белән халык хәтере һәм ватанны саклаучыларга рәхмәт белдерү символы булган Җиңү чәчәкләрен үз куллары белән ясады. «Кызыл канәферләр»не балалар «Ватан-Ана» мемориаль комплексы алдына салачак. |